«Аҗаган» патриотик уены.

2025 елның 22 феврале, шимбә

21-22 нче февраль көннәрендә 2-4 нче  һәм 5-8 нче сыйныфлар арасында Ватанны саклаучылар көне алдыннан  Җәлил 2 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-патриотик уен узды. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар. Башта патриотик җырларны строевой әзерләү һәм башкару конкурсы узды, анда командалар үзләренең дисциплиналарын һәм гореф-гадәтләрне белүләрен күрсәттеләр. Аннары станцияләр буенча уенның актив этаплары узды: «Каршылыклар полосасы», «Мина кыры», «Хәрби исемнәр»,  «Беренче медицина ярдәме», «Туган ил турында мәкальләр һәм әйтемнәр»,  «Ватан тарихы битләре»,  «Ел символы» пазлын җый».  Барлык балалар да командада осталык, чыдамлык һәм  бердәм эшли белүләрен  күрсәттеләр. Катнашу бик актив һәм кызыклы булды! Жюри әгъзалары булып Әфган сугышы ветераннары чакырылды. Аларның  тәҗрибәсе һәм зирәклеге чараның бизәге булды. Бөтен оештыручыларга һәм катнашучыларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез! Барлык егетләрне бәйрәм белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International