Бүген Шәрләрәмә авылының спорт мәйданчыгында хоккей ярышлары оештырылды. Быел да ярышлар бик күңелле үтте. Барлыгы 4 команда катнашты. Ярышларны күзәтергә район башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Ф.А. да килгән иде. Халык та уеннарны бик кызыксынып карады. Нәтиҗәдә Тукай районы Мәләкәс командасы җиңү яулады. Шәрләрәмә - икенче, Мортамак командасы өченче булдылар. Петровка Завод хоккейчылары дүртенче урынга чыктылар.