"Сафка басарга бар" хәрби-патриотик уенның җиңүчесе билгеләнде

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае сәхнәсендә ел саен үткәрелә торган "Сафка басарга бар" хәрби-патриотик уены узды. Конкурста 1 нче санлы Җәлил мәктәбе, 2 нче санлы Җәлил мәктәбе һәм Җәлил гимназиясе командалары катнашты. Уенда катнашучыларның барысы да үз мәктәпләрен лаеклы тәкъдим итте, командирлар командаларга ышанычлы җитәкчелек итте. Жюри әгъзалары гади булмаган һәм гадел карарлар кабул иттеләр, конкурсантларны берничә номинация буенча бәяләделәр: стройга әзерлек, көч конкурсы, автомат җыю һәм сүтү, ату, ОЗК, озынлыкка сикерү. Каты көрәшләрдән соң Җәлил гимназиясе 1 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International