Балалар йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм итеп кенә калмадылар, саф һавада да вакытларын файдалы уздырдылар, көн буена энергия тупладылар. Кояшлы салкын көн һәм файдалы эш артыннан аралашу кәефне күтәрә һәм коллективның берләшүенә ярдәм итә. Мондый эш бик кирәк, чөнки картларга кайвакыт ярдәм генә түгел, игътибар да кирәк. Моннан тыш, өлкән яшьтәге авылдашлары белән аралашып, балалар үз авыллары, гореф-гадәтләре турында күп яңалыклар белә, шулай ук үткән еллардагы вакыйгалар турында аларның истәлекләрен тыңлый алалар.