МБББУ  " Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә «Аҗаган» хәрби-спорт уены үтте

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

24 февраль көнне мәктәптә 1-9 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены үтте. "Аҗаган" -укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларда башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.

Көч, җитезлек, тизлек буенча 1-9 класс укучылары көч сынашты. Катнашучылар уенның 8 этабында үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Һәр этапта хөкемдарлар алынган очколар санын исәпләделәр. Җитезлек, осталык, тизлек, кыюлык һәм, әлбәттә, команда рухы яшүсмерләргә барлык станцияләрне уңышлы үтәргә ярдәм итте. Уен бик бердәм һәм оешкан төстә үтте. Барлык командалар да этапларны лаеклы үттеләр. Кемдер берсендә иң яхшысы булса, ә кемдер-икенчесендә, әмма барысының да әзерлеге - яхшы дәрәҗәдә. Барлык сыйныфлар да зур кызыксыну һәм дәрт белән уенда катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International