Буген Чукмарлы авылында гомер кичергән хезмәт ветераны Исмәгыйлова Мәрьям Хәмидулла кызы 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Мәрьям апа Рангазар авылында туа. Балалык һәм яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә. 1955 елда Язкар абыйга тормышка чыга. Бергә дүрт ул тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше вафат булгач, соңрак Камил абый белән икенче тормыш кора. Аның да өч улын үз канаты астына ала. Алар, ике гаиләне берләштереп, матур гомер кичерәләр. Инде Камил абый да, җиде улның дүртесе дә бакыйлыкка күчкәннәр. Мәрьям апа бүгенге көндә балалары тәрбиясендә гомер кичерә.
Ветеранны матур юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Хөснимәрданова тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова һәм якыннары да җиткерделәр.