Петровка Завод мәктәбе Ватанны саклауга барысыннан да яхшырак әзер

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йортында "Ватанны сакларга әзер!" конкурсы узды. Анда районның 7 мәктәбе һәм Сарман аграр көллияте командалары катнашты.

Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов сәламләделәр, махсус операциядә һәлак булган ир-атларны Батырлык ордены белән бүләкләделәр, якыннарына бүләкләр тапшырдылар. Командалар берничә конкурста көч сынаштылар. Алар арасында-строй конкурсы, автоматны сүтеп-җыю, ОЗК кию, беренче медицина ярдәме күрсәтү, аркан тарту һәм башкалар.

Аларның нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә иң яхшы катнашучыларны бүләкләделәр. Команда зачетында Петровка Заводы урта мәктәбе җиңде. Сарман урта мәктәбе-икенче, аграр көллият командасы өченче булды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Гыйльфанов, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев җиңүчеләргә һәм призерларга, барлык катнашучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр, кубоклар тапшырдылар. Районның яшь сәнгать осталары концерт номерлары белән тамашачыларны сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International