Бүген Петровка заводы балалар бакчасында кече төркем балалары белән бергә суган утырту тәҗрибәсе үткәрелде

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Буген кечкенәләр төркеме балалары  белән бергә суган утырту тәҗрибәсе үткәрелде. 
Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. 
 Суган утырту, аны үстерү серләренә нәниләрне тәрбияче Эльмира Хайдаровна өйрәтте. Балалар нәни бармаклары белән  суган орлыгын савыттагы туфракка оста гына утыртып та чыкты. Хәзер  нәни бакчачыларга суганның ак тамыр җибәреп яшел кыяк үсүен көтәсе генә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International