Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның изге Рамазан ае башлану белән котлавы

2025 елның 28 феврале, җомга

Хөрмәтле райондашлар!

Изге Рамазан ае башлану белән ихлас куңелдән котлыйм!

Бу Изге ай безнең өчен тормыштагы рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланырга, якыннарыбызга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык курсәтергә, тагын да туземлерәк, ихласрак шәхес булу өчен куп мөмкинлекләр ача.

Сезнең барыгызны да мөселман дөньясының олуг бәйрәме белән тагын бер кат тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, иминлек телим. Рамазан айларын матур итеп уткәрергә язсын.

Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз, ифтар ашларыбыз кабуллардан булсын! Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International