Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Иннополис университеты» тарафыннан 2025 нче елның 27 нче февралендә «Физика-математика алгарышы» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында икенче «Физика-математика алгарышы» фестивале узды. Укучылар өчен фестиваль программасына физика һәм математика буенча фәнни-популяр лекцияләр кертелде, шулай ук интерактив станцияләр эше оештырылды. Фестиваль кысаларында шулай ук «физика – математик алгарыш» проектында катнашучы педагоглар өчен түгәрәк өстәл уздырылды.