Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Сезне барлык Сарман халкы һәм шәхсән үз исемемнән Туган көнегез белән тәбрик итәм!
Сезнең эшчәнлек Татарстанны дөньякүләм мәйданга танытты. Йөзләгән милләт вәкилләрен туплаган халкыбыз мәнфәгатен кайгыртып яшисез, һәр төбәкнең сулышын тоеп, үтенечләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтәсез. Һәр өметле җылы сүзегез хезмәт кешесенә канат куя, анда кайда гына яшәсә дә туган җиренә, милләтенә карата горурлык хисләрен арттыра. Халыкның тормышын яхшыртуга юнәлгән максатчан сәясәтегез һәркемдә киң яклау таба.
Барысы өчен дә Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, бөтен сарманлылар исеменнән зур рәхмәт.
Алга замана куйган бурычлар, күңелегездә туган матур теләкләр тормышка ашсын. Туган Татарстаныбызның һәр адымы хәерле һәм уң булсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле һәм бәрәкәтле тормыш, тынычлык, иминлек телим.