Александровка авыл китапханәсендә патриотик укулар үтте

2025 елның 1 марты, шимбә

"Патриотик китаплар уку атналыгы" кысаларында 27 февраль көнне Александровка авыл китапханәсендә Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен патриотик укулар үткәрелде. Сугыш турындагы китаплар балаларга тыныч тормышның, рух көченең, мәхәббәт һәм дуслыкның кыйммәтен ача. Балалар өчен Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү үткәрелде (А. Твардовскиның "Танкист турында хикәя", Л.Кассильнең "Сестра", В.Катаевның "Полк улы", С.     Алексеевның "Бронзой поднялся в небо", Е. Воробьевның "Тринадцатый лыжик", А. Митяевның "Ракетные снаряды", Н. Богдановның "О смелых и умелых" һ. б.) сугыш турындагы хикәяләр балалар өчен бик мөһим. Балаларга Л.Кассильнең "О мальчишке Тишке и отряде немецев", "Таран" текстларын укыдылар һәм укыганнан соң, барысы бергә әсәрләр турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр. Чара азагында балаларга хәрби тематикага "Рәсем җый", "Күләгәне тап", "Лабиринт", "Аерымлык тап" , "СВО өчен челтәр үрү" һ. б. биремнәр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International