Хәзерге катлаулы халыкара вәзгыятьтә террорчылык куркынычы арту шартларында Россия Федерациясенең һәр гражданы Гражданнар оборонасы системасы турында белергә, үз тормышын ничек саклап калырга икәнен белергә тиеш. Халыкны массакүләм зарарлау коралыннан һәм дошманның башка һөҗүм итү чараларыннан саклау гражданнар оборонасының төп бурычы булып тора.
Укытучы Россиядә гражданнар оборонасының барлыкка килү тарихы, Гражданнар оборонасы функцияләре, Гражданнар оборонасы чаралары системасы, ГО җитәкчеләре, ГО сигналлары һәм сугыш һәм тыныч вакытта халыкның гамәлләре белән таныштырды.