Сарман урта мәктәбендә укучылар белән «Янгын куркынычсызлыгы»темасына әңгәмә.

2025 елның 1 марты, шимбә

МОНД һәм ПР өлкән инспекторы Гарипов Р.Г., 131 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Таҗетдинов Р. А. укучылар белән «Янгын куркынычсызлыгы»темасына әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында хезмәткәрләр балаларга янгын ачыкланган очракта эш итү тәртибе һәм янгын сүндерү сагына ничек хәбәр итәргә кирәклеге турында искә төшерделәр. Укучыларга шулай ук янгыннарның төп сәбәпләрен аңлатты, балаларга аларны булдырмау чараларын, көнкүрештә һәм мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләрен җиткерде. Моннан тыш, 10-11 сыйныф укучылары алдында һөнәри юнәлеш бирү әңгәмәсе белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иваново янгын-коткару академиясе курсанты Мәүлиев А.А. чыгыш ясады. Ул балаларны югары уку йортында кабул итү һәм укыту кагыйдәләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International