Мирдегали Сәетович Вәлиевнең 95 яшьлек юбилее

2025 елның 1 марты, шимбә

Бүген, бу кояшлы көнне, Җәлил поселогы тыл хезмәтчәне Мирдегали Сәетович Вәлиев үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның тормышы ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм үз гаиләсенә һәм Ватанына чиксез тугрылык үрнәге булып тора.

Юбилярның бу истәлекле көнендә Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ф.А. Вәлиев, «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Р.А. Кәримов, шулай ук КЦСОН «Шәфкать» социаль хезмәткәр Г.Р. Кашапова килделәр. Алар Мирдегали Сәетовичны бу мөһим дата белән җылы котладылар, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путиннан котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек, энергия һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.

Мирдегали Сәетович үзенең зур һәм тату гаиләсе белән горурлана ала: аның кызы, дүрт оныгы, алты оныкчыгы бар, аларның уңышлары аңа чын күңелдән шатлык һәм илһам китерә.

Мирдегали Сәетовичны олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Ана ныклы сәламәтлек һәм җан тынычлыгы телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International