Эшмәкәрләр командасы волейбол буенча районның хатын-кызлар командалары арасында иң яхшысы булды

2025 елның 1 марты, шимбә

Бүген Сарман авылының «Айтуган» универсаль спорт залында район оешма-учреждениеләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча VII Чемпионат узды. Ярышларның төп җанатары махсус хәрби операция ветераны Кәримов Әхтәм Әхнәфович булды.

Төркем турнирыннан соң командалар ярымфиналда очраштылар. Эшмәкәрләр командасы мәгариф бүлеге командасын җиңде һәм финалда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге командасы белән очрашты, алар район Башкарма комитеты һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең берләштерелгән командасын җиңде. Нәтиҗәдә 2:0 исәбе белән эшмәкәрләр командасы җиңү яулады. Өченче урын өчен матчта район Башкарма комитеты һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге командасы мәгариф бүлегеннән көчлерәк булып чыкты – 2:1. Һәр командадан иң яхшы уенчы сайлап алынды һәм грамота, махсус приз белән бүләкләнде.

Барлык командалар да кубок һәм медальләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфановтан алдылар. Алар кешелекнең гүзәл яртысын якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга да онытмадылар, аларга чәчәкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International