Сарман муниципаль районы Советында киңәшмә

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде.

"Ватанны саклаучылар фондының" Сарман филиалы эшчәнлеге турында" киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Ләлә Сәгыйть кызы Насыйбуллина чыгыш ясады.

"Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына һәм СВО катнашучылары арасыннан сугышчан хәрәкәт инвалидларына социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү чаралары турында" икенче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ландыш Зөфәр кызы Мөхлисуллина хәбәр итте.

"Аерым категория гражданнарны эшкә алу өчен эш урыннарына квота бирү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру турында" өченче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Сарман районы буенча бүлек начальнигы Гөлнара Рәис кызы Хәйбрахманова сөйләде.

Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Сарман муниципаль районының Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Мусабир улы Гыйльфанов таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International