1 март Бөтендөнья әһәмиятендәге дата – Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Шыгай авыл китапханәсендә профилактик әңгәмә слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды. Әңгәмәдә бу коточкыч бәйлелектән үзеңә ничек сакланырга һәм якыннарыңны ничек сакларга дигән мөһим тема күтәрелде.