Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы узды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде.

"Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә райондагы вәзгыять турында. Муниципаль район территориясендә тәмәке катнашмаларын таратуга каршы тору чаралары турында" Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, полиция капитаны Гөлнар Марсил кызы Гарифуллина чыгыш ясады.

"Психоактив матдәләрне кулланучыларны иртә ачыклау һәм булдырмау һәм алар белән индивидуаль эшне тәэмин итү турында" Сарман үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рамил Габдулла улы Галиев хәбәр итте.

Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлова "Спиртлы эчемлекләр һәм психотроп матдәләр куллануны булдырмау максатыннан яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшне оештыру һәм психологик куркыныч төркемнәре белән профилактик эшнең торышы һәм камилләштерү чаралары һәм анда психологик хезмәтләрнең катнашуы турында турында" сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International