Татар теле – безнең ана телебез

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Онытырга хакыбыз юк. Әйе, әгәр без туган телебездә сөйләшәбез икән, балаларыбызны да, оныкларыбызны да бу телдә сөйләшергә өйрәтәбез икән, безнең телебез дәвамлы булачак, беркайчан да югалмаячак.
Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Алар барысы миллилекне саклап калу хаҗәтеннән үсеп килүче буынга мохит тудыралар. Шушы мохиттә яшәгән өлкән буын үзеннән соң килер буынга олы мирас итеп,  туган телен, милли традицияләрен калдыра. Бүген “Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә” “Минем гаилә традицияләре” конкурсы узды. Бу бәйгедә төрле традицияләр тәкъдим ителде: милли ризыклар әзерләү, ел саен үткәрелә торган «Сабантуй» сабан бәйрәме, туган көннәр, Корбан бәйрәме. Һәр гаиләдә гаилә кыйммәтләренә, гаиләгә, ана белән бала арасындагы бәйләнешләргә бик сак карыйлар. Мондый мөнәсәбәттә татар җырларының шигъри, кайгыртучан, назлы җырлары барлыкка килми кала алмый. Алар гаҗәеп моңлы һәм көйле. Балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында бик теләп сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International