Нөркәй авыл китапханәсендә Олы Нөркәй урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен Пушкин картасы буенча квест-уен үткәрелде. Уен башында китапханәче укучыларга 2 командага бүленергә тәкъдим итте. Укучылар коллектив рәвештә үз командаларының исемен сайладылар. Традиция буенча, чарада мультимедиа җайланмасы кулланылды, аның ярдәмендә сораулар бирелде, шулай ук җаваплар күрсәтелде. Уен төрле өлкәләргә: дөнья илләренә, әкиятләрдә кунакта булуларына, кешеләр тирәсендәге әйберләргә, истәлекле урыннарга, әдәби омонимнарга кагылды. Биремнәр җитди, шаян да, катлаулы да, бик үк катлаулы да түгел иде.