8 март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Алёнушка" балалар бакчасында яраткан әниләренә, әби-сеңелләренә багышланган бәйрәм кичәләре башланып китте. Бәйрәмнәр тантаналы рәвештә, шатлыклы атмосферада, якты музыкаль тамашалар рәвешендә уза. Балалар иҗади чыгышлары белән үзләренең якыннарын сөендерделәр. Барлык катнашучылар да бик күп уңай тәэсирләр алдылар һәм үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.