3 март көнне Олы Нөркәй урта мәктәбендә «өлкән буын кешеләре өчен мобиль грамоталылык» дәресе үткәрделәр. Смартфон инде күптән кешенең тугры юлдашы булды. Аны гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре белән аралашу өчен кулланалар. Социаль челтәрләрдә үз тормышлары тарихы белән уртаклашалар, музыка тыңлыйлар, кино карыйлар. Ә өлкәннәр өчен бу бик катлаулы, алар заманча технологияләргә күнекмәгәннәр. Смартфон мөмкинлекләре арасында югалып калырга мөмкиннәр, дөрес булмаган якка басарга яки сындырырга куркалар. Дәрес вакытында ничек итеп дөрес итеп видео төшерергә, фото Ясарга, хәбәрләр җибәрергә, элемтәләрне сакларга өйрәттеләр. Укыту дәресе зур кызыксыну белән үтте.