Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары арттырылды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Республиканың азык-төлек иминлеген булдыруга хуҗалык итүнең кече формалары да зур өлеш кертә. 2024 елда алар тарафыннан 142 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, 2023 елга карата үсеш 11% ка. Шул ук вакытта аларның чагыштырма авырлыгы гомуми күләмнән 44% тан 42% ка кадәр кимеде.

Бу шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча да, фермер хуҗалыклары буенча да терлекләрнең баш саны кимүгә бәйле. Электрон хуҗалык кенәгәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны 86,7 мең баш тәшкил итә, бер елда 8,8 мең башка кимегән.

Әлеге вәзгыятьне хәл итү өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында Карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International