Бүген МОНД һәм ПР өлкән инспекторы Гарипов Р.Г., 131 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Таҗетдинов Р. А. укучылар белән «янгын куркынычсызлыгы»темасына әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында хезмәткәрләр балаларга янгын ачыкланган очракта эш итү тәртибе һәм янгын сүндерү сагына ничек хәбәр итәргә кирәклеге турында искә төшерделәр. Укучыларга шулай ук янгыннарның төп сәбәпләрен аңлаттылар, балаларга аларны булдырмау чараларын, көнкүрештә һәм мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләрен җиткерделәр. 9-10 сыйныф укучылары алдында һөнәри юнәлешле әңгәмә белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иваново янгын-коткару академиясе курсанты Мәүлиев А.А. чыгыш ясады. Ул балаларны югары уку йортына кабул итү һәм укыту кагыйдәләре белән таныштырды.