1 март көнне Октябрьский шәһәрендә кышкы картинг буенча ачык Чемпионаты узды. "Кадет" сыйныфында Сарман гимназиясе укучысы Хәсәнов Илнар 3 нче урынны алды. "Хонда Б" классында Сарман урта мәктәбе укучысы Лиана Габдрахманова 3 нче урынны алды. "Милли - А" классы Заһиров Артур - 1 урын, Сәетшин Артур-2 урын. Нәтиҗәдә, Ялкын командасы 3 урынны яулады. Картингчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз.