Дәрестә 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбенең яшьармиячеләре, аларның җитәкчесе запастагы майор Талибуллин Р.К., Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Гасанов Дашгын Гаджиага оглы, Сарман һәм Мөслим хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы Һадиуллин Ленар Хәмбәл улы катнашты. Бу очрашу барлык катнашучылар өчен чын патриотизм дәресе булды. Яшь армиячеләр сафка әзерлекләрен күрсәттеләр, кунаклар чыгышыннан безВатанга хезмәт итүнең әһәмияте һәм илебезнең данлы тарихы турында белдек. Өлкәннәр мәктәп укучыларын ата-бабаларының батырлыкларына лаеклы булып үсәргә өндәде.