«Сезне ӨЙдә көтәләр» акциясе

2025 елның 4 марты, сишәмбе

2 нче Җәлил урта мәктәбенең укучылары, ата-аналары, укытучылары  Махсус Хәрби Операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Сезне өйдә көтәләр» акциясендә катнашалар. Акция кысаларында йорт-янчыклар тегәргә кирәк. Әлеге акциягә беренчеләрдән булып 5 А, 6 Б, 7Б сыйныфларыннан ата-аналары белән укучылар кушылды. 
Янчык - вак әйберләрне саклау өчен шнур белән тартыла торган кечкенә капчык, еш кына үз хуҗасының индивидуальлеген чагылдыра торган предметка әверелә. Янчыклар мөһим вак-төякләрне: кирәкле даруларны, талисман тәңкәләрне, якын кешеңнең фотосурәтләрен саклау өчен файдаланыла. Бу эшләр барыбызны да илебезне яклаучыларга рәхмәт белдерү йөзеннән башкарыла. Бергәләп без күпне  булдыра алабыз һәм безнең һәр адымыбыз җиңүгә якынайта!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International