2025 елның 23-26 февралендә Инглиз теле буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды. Безнең районнан 2 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Брызгалов Радомир (укытучысы Мингазева Эльвира Роберт кызы) һәм Җәлил гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Аслямов Илназ (укытучысы Гарайшина Эльмира Хазинур кызы) призер булдылар. Молодцы! Котлыйбыз!