Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе яшь армиячеләре «Җиңүнең 80 еллыгына 80 патриотик эш» акциясендә катнаштылар. Алар сыйныф җитәкчесе белән бергә СВО зонасында һәлак булган Егоров Виталийның әнисе Елизавета Федоровнага ишегалдында кар чистартырга ярдәм иттеләр. Балалар йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм итеп кенә калмадылар, саф һавада да вакытларын файдалы уздырдылар, көн буена энергия тупладылар.