Ягез әле, кызлар!

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Яз бәйрәме уңаеннан, 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары 7нче сыйныф кызлары арасында «Ягез әле, кызлар!» дип исемләнгән бәйге үткәрделәр. Бәйгедә һәр сыйныфтан ике кыз катнашты:Хантимерова Миляуша, Шаймухаметова Айназ-7а, Иванова Розалия, Вафина Айсылу-7б, Гарипова Мәрьям, Вафина Камиля-7 в сыйныфыннан.
Алар үзләрен кызыклы презентацияләр белән таныштырдылар. Конкурс барышында кызлар табышмакларга җавап эзләделәр, рәсем бәйгесендә катнаштылар һәм әниләрен бәйрәм белән котладылар. 7 нче сыйныф малайлары да читтә калмады. Алар матур итеп биеделәр, сорауларга җавап бирделәр, белемнәрен күрсәттеләр. Укучылар герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен тыңладылар. Кызларга "Иң тапкыр  кыз", "Иң оста кыз", "Иң җитез кыз" категорияләрендә татлы бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International