28 февраль көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булды

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

28 февраль көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булды. Семинар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Кызыл яраннар" дип аталган  драмадан башланып китте. МББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" укытучылары тарафыннан мастер-класслар үткәрелде. Мастер-класслар дустанә атмосферада узды, анда педагоглар үзләренең осталыклары һәм иҗади идеяләре белән хезмәттәшләре белән уртаклаштылар. Катнашучылар үзләренең креативлыкларын күрсәттеләр һәм махсус бүләкләр ясадылар.

Мастер-класс зур уңыш белән узды, һәр катнашучы бик күп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф белән кайтып китте.

Киңәшмә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш планы буенча фикер алышу һәм ихлас күңелдән теләкләр белән тәмамланды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International