8 Март - елмаю, чәчәкләр, котлаулар белән тулы көн. Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә балалар бик тырышып якыннарына бүләкләр әзерләделәр. 6, 7 класс укучылары үз куллары белән ак пион чәчәкләреннән букет ясадылар. Якынлашып килүче бәйрәм белән рухланып, укучылар һәр эшкә күңелләрен салдылар, әниләренә, әбиләренә, апаларына рәхмәтләрен белдерделәр.
Бу матур язгы бәйрәмдә барлык хатын-кызларны бәйрэм белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, саф мәхәббәт, хатын-кыз бәхете телибез. Өйдә һәрвакыт җылы һәм уңайлы булсын, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсын, тормышыгыз шатлык белән тулып торсын.