4 нче санлы «Сандугач» балалар бакчасында 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәләре узды.Әлеге матур чарада балалар әниләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне чын күңелдән бәйрәм белән котладылар, аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,биеделәр. Бәйрәм азагында балалар үз куллары белән эшләгән бүләкләрен яраткан кешеләренә тапшырдылар. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сезне шул җир йөзен бизәген Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!