Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Югары Чыршылы авыл җирлегендә "Хатын-кыз – тормыш бизәге" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И. Н. барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Гүзәл затларга багышлап бик күп җырлар, биюләр яңгырады.