27 нче февраль көнне "Җәлил гимназиясе" базасында "Точка роста" үзәге җиһазларын кулланып ачык дәрес үткәрелде. Дәрес барышында 7 нче А сыйныф укучылары укытучылары Р.Р. Габделхакова белән бергә "Точка роста" үзәге җиһазлары белән эшләделәр. Дәрестә укучылар фәнни экспериментлар үткәрделәр, дөрес һәм күрсәтмә нәтиҗәләр алдылар, шулай ук аларны анализладылар. Экспериментны күп тапкырлар кабатлау мөмкинлеге һәм тикшерелә торган күренешләрнең динамикасын күзәтү балаларны теманы алга таба өйрәнергә дәртләндерде.