Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Әлеге уңайдан Күтәмәле мәктәбендә "Татар кызы" бәйгесе үтте. Бәйгедә кызларның уңганлыгы, булганлыгы, аш-су осталыгы, кул эшләре бәяләнде. Катнашучылар сынатмады, барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыктылар, үзләрен иң яхшы тарафлардан күрсәттеләр. Жюри һәр кызны билгеле бер номинациядә җиңүче дип таныды. Афәрин, кызлар! Сез чын ТАТАР КЫЗЛАРЫ!