Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне килде, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары һәм чәчәкләр коелуы белән җылытылган. Бу бәйрәм алдыннан 7 март көнне Олы Нөркәй урта мәктәбендә «Ягез әле, әниләр»дигән күңелле чара узды. Катнашучылар "сәламләү ", "өй эше", "зирәклек конкурсы", "чәчәкләр аукционы", "бәйрәм менюсы"бәйгеләрендә көч сынаштылар. Әниләр артистлыклары, зирәклеге, тапкырлыгы белән барысын да сөендерделәр һәм барысының да кәефен күтәрделәр. Ә аларның балаларының ярдәме барысын да сокландырды. Бу бәйрәм иң якты тәэсирләр калдырды.