6 март көнне Сарман гимназиясе базасында яшь хәрәкәт инспекторлары агитбригадаларының «кызыл, сары, яшел»дип исемләнгән район конкурсы булып узды.Әлеге конкурс укучылар берләшмәсе балалар һәм яшүсмерләр арасында юл-транспорт хокук бозуларын профилактикалау эшен камилләштерү, аларда транспорт культурасы, коллективизм тәрбияләү, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә ярдәм күрсәтү, урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту максатында оештырылды. Конкурс йомгаклары буенча Сарман гимназиясе командасы I урынны яулады.Укучыларыбызны котлыйбыз !!!