Бүген район Советының утырышлар залында киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде.
«2025-2026 уку елына һөнәри юнәлеш бирү эше турында» киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ директоры Зөбәер Зәйнетдин улы Агелтдинов чыгыш ясады.
"Чыгарылыш сыйныф укучыларының һөнәри юнәлеше" дигән икенче мәсьәлә буенча район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Тәлгәт кызы Исмәгыйлова сөйләде.
Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Сарман муниципаль районының Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргәт Әхсән улы Хөснетдинов таныштырды.