Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү һәм "80 патриотик эш" планын тормышка ашыру кысаларында "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" - "Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ филиалында "Без хәтерлибез! Без горурланабыз!" акциясе. 6 класс укучысы Мөхәммәтдинова Ясминә авылдашы Ахунов Габделхаев Ахунжан улы турында сөйләде. Аның сөйләгәннәре ветеранның үз истәлекләренә нигезләнә. Ул Ленинградны саклаган, өч тапкыр яраланган, өенә 1949 елда гына кайткан. Туган колхозында эшләвен дәвам итә. Ул 2006 елда вафат була. Без авылдашыбыз, аның илебезнең Җиңүенә керткән өлеше белән горурланабыз. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң ничә еллар узса да, без үзебезнең геройларыбызны онытмыйбыз.