11 март көнне Сарман гимназиясендә «Тере классика» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге яшь укучылар конкурсы ‒ Россиядә иң масштаблы әдәби проект. Конкурсның максаты ‒ балаларның һәм яшүсмерләрнең укуга кызыксынуын арттыру, укучылар дөньясына карашын киңәйтү һәм мәктәп укучыларын матур әдәбият укуга җәлеп итү. Конкурста район мәгариф учреждениеләренең 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Балалар рус классик һәм заманча әдәбиятының проза әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче билгеләнде: Шәрифуллина Ләйлә, Ләшәү-Тамак мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы; Хәйретдинов Рамазан, Сарман гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы; Гыйлфанова Алия, Петровка Заводы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы. 6 укучы лаурет дипломына ия булды.