9-11 март көннәрендә рус мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Безнең районнан Җәлил гимназиясеннән һәм Петровка Заводы урта мәктәбеннән 2 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Җәлил гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Мамедов Рамал призер булды. Укытучы Шакирова Эльмира Финусовна. Молодцы! Котлыйбыз!