Бүген Сарман 4 санлы “Сандугач” балалар бакчасында “Салават күпере” ннән Голназ Зиятдиновна кунак булды. Аның белән очрашуга районыбызның барлык бакчаларыннан мөдирләр, методистлар һәм тәрбиячеләр килде. Ул безгә журнал турында бай эчтәлекле тулы мәгълүмат бирде, аның төрле бүлекләре, проектлары, бәйгеләре, кушымталары турында тәфсилләп сөйләде. Очрашу бик күңелле үтте.