«Живая классика -2025»

2025 елның 11 марты, сишәмбе

2025 елның 11 мартында Сарман гимназиясендә «Живая классика -2025» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурсның максаты: укучыларның матур әдәбият укуга кызыксынуын арттыру. Бу көнне укучылар тагын бер тапкыр бөек язучыларның иҗатына, сүз сәнгатенә кагылдылар.
Әлеге чарада Сарман районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 5 нче-11 нче сыйныфларыннан 12 укучы катнашты. 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбенең 6 А сыйныф укучысы Зәкиева Ралина лауреат булды. Аңа алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International