Химия-кызыклы һәм катлаулы предмет, аны яхшырак аңларга һәм өйрәнергә тәҗрибә ярдәм итә. Яңа лаборатор җиһазлар белән укучыларның фән белән шөгыльләнү өчен күбрәк мөмкинлекләре барлыкка килде. Алар аны дәресләрдә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлек вакытында да кызыксынып өйрәнәләр.
Җәлилнең 1 нче мәктәбендә «Точка роста» мәгариф үзәге эшләгән вакыт эчендә укучыларның тормышы сизелерлек үзгәрде дип әйтергә була. Аларда мини-проектлар булдыру өчен дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү, шулай ук фән нигезләрен үзләштерү һәм заманча җиһазлар кулланып, яңа технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.
Шулай итеп, «Точка роста» үзәге педагоглар өчен дә, укучылар өчен дә яңа белем бирү технологияләренә юл ача, укуны кызыклы һәм нәтиҗәле итә.