"Салават Күпере" журналы редакциясенең баш мөхәррире белән кызыклы  очрашу

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Бүген Сарманның 4 нче "Сандугач" балалар бакчасында педагоглар өчен "Салават Күпере" журналы редакциясенең баш мөхәррире  Ярмиева Г. З. белән кызыклы  очрашу узды. Гөлназ Зиятдиновна журналның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әһәмияте турында сөйләде. Журналның һәр битендә QR-код бар, аның аша балаларга татар телендә әкиятләр тыңларга, карарга һәм укырга мөмкин. Шулай ук "Салават күпере" журналында балалар өчен төрле уеннар да бар. "Бәби сүз" дигән кызыклы проект барлыкка килде, аның аша баланы татарча сөйләшергә җиңел өйрәтеп була. QR - код ярдәмендә  журналның ВКонтакте, рютуб һәм ютуб битенә эләгергә мөмкин. Педагогларны рәсем һәм кул эшләре рәвешендәге балалар эшләрен редакциягә җибәреп, журналга бастырып чыгару турындагы мәгълүмат бик кызыксындырды. “Алёнушка”бакчасы педагоглары "Салават Күпере" журналы редакциясенә файдалы очрашулары һәм хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International