Буыннарның дәвамчанлыгын саклау, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар бергәлеге нигезендә гаилә һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының, туган як тарихын өйрәнү максатларында район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи –Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе Республика Фестиваленең зональ этабы узды.
Әлеге этапта республикабызның 9 районыннан: Сарман, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Чирмешән, Ютазы районнарыннан гаиләләр катнашты. Безнең районнан Александровка авылыннан Халиуллиннар гаиләсе чыгыш ясады.
Фестивальнең беренче этабында катнашучылар гаиләләрендә әзерләнгән милли ризыкларны тәкъдим иттеләр. Катнашучыларның бурычы ризык әзерләү турында сөйләү генә түгел, ә ни өчен нәкъ менә бу сыйның гаиләнең «визит карточкасы» булуын аңлату да.
Икенче этап - "Танышыгыз, минем гаиләм, минем нәсел!». Катнашучылар матур концерт номерлары һәм үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдир иттеләр.
«Эхо веков в истории семьи –Тарихта без эзлебез» зона этабында беренче урынны алган Сарман районыннан Халиуллиннарның зур, тату гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз! Мәхәббәт һәм үзара аңлашу идарә иткән чын бердәм гаилә! Халиуллиннар безнең районны Фестивальнең республика этабында тәкъдим итәчәк.
Икенче урында – Ютазы районыннан Абрамовлар гаиләсе, өченче урында-Чирмешән районыннан Митяевлар гаиләсе.
Барлык катнашучыларга дипломнар, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды!