Дамир Ләззәт улы 1980 елның 5 октяберендә Татарстан Республикасының Сарман районы Ләшәү Тамак авылында туа. Ләшәү Тамак урта мәктәбен тәмәмлый.1999-2001срочная хезмәт үтә.
Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 10 октябрендә контракт буенча Чаллы шәһәреннән киткән.
2025 елның 03 мартында хезмәт вазыйфаларын башкарганда батырларча һәлак була.
Якыннарын югалту ачысын Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Герой истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.