МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә традицион Язгы игелек атнасы уза! Бу волонтерлыкны һәм укучылар арасында үзара ярдәмләшүне үстерүгә юнәлдерелгән искиткеч чара. Атна дәвамында балалар төрле хәйрия акцияләрендә катнашалар, кече сыйныф укучыларына булышалар, мохтаҗларга әйберләр җыюны оештыралар һәм экологик чаралар үткәрәләр. Укучылар һәм укытучылар СВО да катнашучыларга ярдәм йөзеннән һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Сезне өйдә көтәләр» акциясендә катнаштылар. Акция вакытында янчыклар тектеләр. Янчыкларга татлы бүләк-конфетлар һәм сувенирлар салдылар. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен татар телендә язылган открыткалар ясадылар. Укытучылар җитәкчелегендә укучылар солдатларга үлән чәйләре ясыйлар. Шулай ук Язгы игелек атнасы кысаларында укучылар мәктәп китапханәчесенә китапларны рәтләргә һәм аларга икенче тормыш бүләк итәргә булыштылар.